Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан 800 дән артык бала Президент чыршысына барачак

Президент чыршысының үткәрелә башлавына быел 22 ел була.

Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыршысына Чаллыдан 801 укучы бара. Мондый мөмкинлеккә уку, спорт алдынгылары, иҗтимагый тормышта актив катнашучылар лаек булды.

Моннан тыш, 23 декабрьдә мобилизацияләнгәннәрнең 1-4 сыйныфларда укучы балалары өчен дә Кремль чыршысы үтәчәк.

19-26 декабрьдә Чаллыда да уку алдынгылары, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, мобилизацияләнгән хәрбиләрнең балалары, төрле олимпиадаларда җиңүчеләр, активистлар – барлыгы 8300 бала өчен мэр чыршысы узачак. Бюджетта эшләүчеләрнең балаларына 9 млн 389 мең сумга Яңа ел бүләкләре биреләчәк. Өстәвенә, мәктәп укучылары театрларда «Алиса в Зазеркалье», «Дикарь», «Авыл эте Акбай» спектакльләрен һәм мәдәният сарайларында яңа ел тамашаларын карый алачаклар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел