Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Катыргы-кәгазь комбинаты Чаллыга дәрәҗәле спортчыларны җыйды

Алар WAKO (дөньякүләм кикбоксинг ассоцияциясе) кагыйдәләре буенча осталыкларын күрсәтте.

11-12 ноябрьләрдә «Бумажник» физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә республикакүләм ярышлар үтте. Биредә кикбоксинг осталары Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты призына көч сынаштылар. Чарага Татарстанның район-шәһәрләреннән 8-17 яшькә кадәрге 114 спортчы килде.  Алар WAKO (дөньякүләм кикбоксинг ассоцияциясе) кагыйдәләре буенча лайт-контакт һәм фулл-контакт юнәлешләрендә осталыкларын күрсәтте. 

Ярышларның баш казые Сергей Осипов белдерүенчә, катнашучылар арасында илкүләм һәм халыкара туринирларда чыгыш ясаучы спортчылар да бар иде. “Әлеге чарага бөтен теләүче дә эләгә алмый. Келәмгә чыкканчы алар җитди сайлап алу туры үтә.  Балалар спортына даими рәвештә зур игътибар биреп, шундый дәрәҗәле ярышлар оештырганы өчен комбинат җитәкчелегенә зур рәхмәт”, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты тренер. 

Оештыручылар сүзләренчә, быелгы турнир ниһаять тамашачылар катнашында үткән. Моңарчы, пандемия сәбәпле, залга аларны кертмәгәннәр. 
Ярышлар зур титулларга ия кикбоксерлар чыгышы белән тәмамланган. Шәһәрдәшләребез каршында кикбоксинг буенча дөнья кубогы, 2021 елгы Европа беренчелеге финалисты Ильдар Нисафутдинов һәм Россия беренчелегенең көмеш призеры Булат Шәйдуллин чыгыш ясаган.

Белешмә өчен: кикбоксингка 1960-70 елдарда Америкада нигез салына. Аның килеп чыгышын танылган актер һәм хәрби көрәш алымнары остасы Чак Норис белән бәйлиләр. Гадәти бокстан аермалы буларак биредә көндәшеңә аяклар белән дә орыну рөхсәт ителә.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт ярышлары