Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга тагын 36 зур автобус кайта

Бу хакта ТР юл һәм транспорт министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

– Иртәгә Чаллыга казначылык кредиты кысаларында республика алган 36 автобус кайтарылачак. Бүген Чаллы вәкилләре «НефАЗ»да автобусларны алалар. Әлеге проект буенча 12 муниципаль берәмлеккә 119 автобус алынырга тиеш иде. Программа тәмамланып килә. Бүген-иртәгә Чаллыга март аенда вәгъдә ителгән автобуслар кайтачак. Аның 10сы шәһәр урамнарына чыкты инде. Сайлаулар алдыннан Чаллыга 36 яңа автобус кайтуы күңелле хәл. Дәүләт транспорт лизинг компаниясе программасы буенча да Казан белән Чаллыга 300 автобус алырга планлаштырабыз. Аның 44е, бәлки күбрәге дә автокалага булыр. Сөйләшербез, – дигән министр Фәрит Хәнифов башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәләховка. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыга тагын яңа автобуслар кайтачагы, аларны муниципаль маршрутларга җибәрәчәкләре турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә әйткән иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмәгать транспорты бушлай зур автобуслар