Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга танылган язучылар җыела

Алар шәһәрнең төрле мәктәпләрендә очрашулар үткәрәчәк.

11 ноябрьдә Чаллыда әдәбият көне узачак. Бу уңайдан Казаннан, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә, танылган каләм ияләре: Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәмәтшин, Рөстәм Галиуллин һ.б. киләчәк. Алар Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендәге каләмдәшләре белән берлектә шәһәрнең төрле мәктәпләрендә очрашуларда булачак. Әдәби-мәдәни чаралар 14:00 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында халык язучысы, Татарстан дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулланың "Син кара шагыйрь күзенә..." дип исемләнгән иҗат кичәсе белән дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язучылар

2
X