Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар 10 алтын медаль яулады

Ярышларда барлыгы Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының 11 команда катнашты.

24 июньдә Түбән Кама шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге үтте.

Ярышлар «Шинник» спорт сәламәтләндерү комплексы базасында уздырылды. Анда барлыгы Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының 11 командасы катнашты. Җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге программасына озынлыкка сикерү, ядрә ату, 4 дистанциягә йөгерү (100, 200, 800 һәм 1500 метр) дисциплиналары кертелгән. Һәр катнашучы программаның 3 төреннән артмаган ярышта көч сынашу хокукына ия иде. 

Яр Чаллы шәһәренең җыелма командасын 86 нчы «Өмет» коррекция мәктәпәбе, 69нчы Яр Чаллы коррекция мәктәпләрендә белем алучы инвалид балалар һәм 9 кешедән торган өлкән инвалид-спортчылар тәкъдим итте. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Чаллы шәһәре командасы 10 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль яулады, дип хәбәр итә https://nabchelny.ru сайты.

фото: Мамадыш Online

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид спортчылар