Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 2нче гимназиясе “Россиянең иң яхшы мәктәп ашханәсе” исеме өчен көрәшә

Россиякүләм бәйгедә 75 төбәктән 400 дән артык пешекче катнаша.

Бүген Уфа шәһәрендә “Иң яхшы мәктәп ашханәсе” Россиякүләм бәйгесенең федераль туры башланды. Анда илебезнең 75 төбәгеннән 400 дән артык пешекче көч сынаша. Араларында Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе аш-су остлары да бар.

Ярышның беренче көнендә катнашучылар “Кулинар көрәш” дигән бәйгедә осталыкларын күрсәтте, “Мәктәп туклануы 3.0” күргәзмәсендә үз менюларын яклады, ата-аналар сорауларына җавап бирде.

Иртәгә пешекчеләр практик квестта сынаулар үтәчәк. “Без санэпидемстанция белгечләре ролендә ашханәдәге кагыйдә бозуларны ачыклаячакбыз”, - дип хәбәр иткән иде шәһәрдәшләребез.

Иң яхшы күрсәткечләр туплаган командаларны суперфинал нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә бүләкләячәкләр. Алар арасында Чаллының 2ниче гимназия командасы да бар икәне мәгълүм булды. Булдырасыз, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф