Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының актив яшьләре өчен тавыш бирик!

«URBANTATAR» «Просветители года» номинациясенә тәкъдим ителде.

Чаллының "URBANTATAR" яшьләр берләшмәсен Казанның билгеле "Enter" интернет-журналы премиягә тәкъдим итә. Әлеге журнал шәһәр үсешендә катнашкан инециатив, креатив яңа, яшь геройларны барлап баручы буларак билгеле. Быел алар 2022 елга йомгак ясый һәм 26 номинациядә тавыш бирү ысулы белән җиңүчеләрне билгели. "URBANTATAR" "Просветители года" номинациясенә тәкъдим ителде.

Чаллылылар тагын шундый 9 берләшмә белән көч сынаша. Әлегә алар 4 нче урында бара. Алар өчен 600дән артык кеше тавыш биргән. "URBANTATAR"ны татар мәдәниятын , милли проектларны яңача күрсәткәне өчен билгеләп үтәләр. Алар Чаллыда беренче тапкыр UT FEST фестивале уздырды. Анда УСАЛ, "ОММАЖ", Juna төркемнәре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү