Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының элекке полиция хезмәткәрен төрмәгә утыртачаклар

Казан судында хөкем карары чыгарылды.

Чаллы Эчке эшләр идарәсенең җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элекке башлыгы Ренат Хәлимов буенча суд утырышы булды. Ул ришвәт алуда гаепле дип табылды. 2015 ел азагыннан 2020 елның гыйнварына кадәр шундый берничә очрак ачыкланды. Ришвәтне акчалата гына түгел, төзелеш материаллары белән дә алуы билгеле булды. 

Суд карары буенча ул 3 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде. Ренат Хәлимов гомумрежимлы колонияле төрмәдә утырачак. Аннан чыккач та 2 ел полиция органнарында эшләргә хокукы булмаячак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция