Чаллының Яр буе паркында этләргә чип куячаклар
Белгечләр ике сәгатькә киләчәк.
Бүген Яр буе паркында ветеринарлар эшләячәк. Этләрне дрессировкалау өчен ясалган мәйданда алар хайваннарга чип куячак. Сәгать 17:00дән 19:00гә кадәр эшләячәкләр.
Эт хуҗаларына үзенең һәм хайваннарының паспортларын, ИНН кебек документларын алып килергә кирәк. Шулай ук этнең яшәү урыны, аның турында мәгълүмат җиткерергә кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, этләрне 1 январьдан терки башладылар. Бу процедура мәҗбүри. Чип ярдәмендә этнең кушаматын, яшәү урынын, хәтта хуҗасының кем булуын белеп була. Мәгълүматлар дәүләт системасында саклана. Асрамага алынган хайванны җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак, дигән сүз. Шул рәвешле сукбай этләр саны киметергә тырышалар.
Этләргә чип кую турында тулырак монда яздык - Этне җиңел генә урамга чыгарып ташлап булмаячак
Чаллы ветеринария берләшмәсе фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев