Ял көннәрендә Станислав Рябов җитәкчелегендәге «Төзүче» балалар футбол командасы чираттагы бөтенроссия футбол турнирында чимпион исемен яулады.
Турнирның Чаллыда үткән этабында Чаллы ("Төзүче-1", "Төзөче-2", "Динамо"), Түбән Кама һәм Ижау командалары көч сынашырга алынды. Һәр команда 4әр уен уйнады һәм нәтиҗәдә "Төзүче-1" командасы барлык командаларны да җиңеп, беренче урын алды.
Бу гына да түгел, команда әлеге турнирның киләсе этабына юллама отты, ул киләсе атнада Самара шәһәрендә узачак. Тагын бер күңелле мизгел, яшь футболчыларга медаль һәм кубокларны Россия чемпионы, күп тапкырлар Дөнья чемпионатларында илебезнең җыелма командасы өчен чыгыш ясаган, легендар Дмитрий Санников тапшырды.
Тренер Станислав Федорович өчен турнир икеләтә җиңү китерде, аңа "Иң яхшы тренер" исеме бирелде.
Нет комментариев