Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәтендә 244 кешенең гомере өзелде, 2 684 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Балалар катнашындагы аварияләр аеруча борчу тудыра. 2026 елның тугыз аенда балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 14 бала һәлак булган, 381 кеше җәрәхәтләнгән.
«Быел һәлак булга н 14 баланың 13е пассажир булган», – дип искәртте Рөстәм Гарипов. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, республикада юл-транспорт һәлакәтләре саны 4кә арткан. Шул ук вакытта үлем очраклары – 3кә, җәрәхәтләнүчеләр саны 8гә кимегән.
Балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим. Баланы яшенә һәм буена туры килә торган махсус утыргычта йөртү, куркынычсызлык каешын дөрес эләктерү һәм тизлекне саклау фаҗигаләрне булдырмауда зур роль уйный.
Нет комментариев