Руслан Кираметдинов: «Мин югалмадым»
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов: «Мин югалмадым»

Җырчы ниләр белән шөгыльләнүен әйтте.

Соңгы вакытларда популяр җырчы Руслан Кираметдиновны тамашачасы югалтты. Чөнки җырчы үзенең концертларын куймый башлады. Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинованың Чаллыдагы концертында чыгыш ясады ул. 

«Менә бит югалмадым. Мин шундый фикергә килдем әле. Элек статистика буенча Татарстанда 500 артист бар иде. Хәзер 2000. Без артистлар бер-беребезнең концертларына йөреп тә, ачка үлмибез», – диде.

Чаллыда Руслан Кираметдиновның моңлы һәм көчле тавышын яраталар. Чыгышларын көчле алкышладылар. Җырчы гастрольләрдән бераз пауза алып торуын әйтте. Ул быел яңа җырлар чыгара. Концертта Сиринә белән «Синең өчен» дип исемләнгән өр-яңа дуэт башкарды. Әлегә ул җыелма концертларда, төрле чараларда катнаша, телевезион тапшыруларда төшә. «Музыкаль Сабантуйда» Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Идрис Газиев белән көч сынашты. Популяр җырчы яңа елда гастрольләргә чыгарга планлаштыра.
 


Руслан КИРАМУТДИНОВ Сиринә Зәйнетдинова «Музыкаль сабантуй»

Нет комментариев