Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәрид Сәлахов яхшы хәбәрләр җиткерде

Чаллы башкарма комитет җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта катнашты.

Фәрид Сәлахов брифингта "Куркынычсыз сыйфатлы юллар" милли проектының Чаллыда үтәлеше турында сөйләде. Агымдагы елда башкарылачак эшләр белән дә таныштырды.  

Проект кысаларында быел Яшьлек проспекты ремонтланачак. Яңа асфальт салынудан тыш, йортка керүче юллар да төзекләндереләчәк. Җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юллар ясалачак. Тукталыш павильоннары, юл билгеләре яңартылачак. Ремонтка 689 млн сум бүленеп биреләчәк, ди Фәрид Сәлахов. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел "Куркынычсыз сыйфатлы юллар" проекты кысаларында Хәсән Туфан проспектының Сөембикә проспектыннан Раскольникова урамына кадәр өлеше һәм Вахитов проспектының Сөембикә проспектыннан Машина төзүчеләр урамына кадәр өлеше төзекләндерелде. 

Тагын бер яхшы хәбәр - быел Боровецк күперен дә капиталь ремонтлауга керешәчәкләр. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы, Главтатдортранс җитәкчелеге ярдәмендә Чаллы күперләр ремонтлау программасына эләкте. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев