Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының иң яхшы тәрбиячесе билгеле

Россиякүләм “Воспитатель года - 2024” бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды.

Бәйгедә Чаллының 37 тәрбиячесе көч сынашты. Өч этаптан торган конкурс финалына 9 тәрбияче чыкты. Икенче тур нәтиҗәләре буенча 7 педагог -“Ел тәрбиячесе” һәм 2 педагог - «Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе» номинацияләрендә иң күп бал җыючылар.

Финалда зыялы, иҗади һәм эзләнүчән тәрбиячеләр җиңүче дип табылды. Беренче урынга 128нче санлы “Шаян” балалар бакчасыннан Дарья Ольденбург лаек булды. Икенче урында - 82нче "Көнбагышкай" балалар бакчасыннан Ләйсирә Сабирова, өченчедә – 98нче “Планета детства” балалар бакчасыннан Ләйсән Шияпова. Алар акчалата - 50, 45, 40 мең сум белән бүләкләнде. Номинацияләрдә җиңү яулаган 6 тәрбияче дә игътибарсыз калмады. Аларга 15әр мең акча тапшырдылар.

Ландыш Хафизова («Яблочко» 118нче балалар бакчасы), Ксения Неверова («Серебряное копытце» 84нче балалар бакчасы), Фәридә Мингазетдинова («Ветерок» 76нчы балалар бакчасы), Гөлназ Сәйфуллина («Машенька» 45нче балалар бакчасы), Әлфия Голева («Чайка» 32 балалар бакчасы), Миләүшә Никитина («Зоренька» 8нче балалар бакчасы).

Призлы урыннар алучылар Чаллы данын республика этабында яклаячак. 
 

 


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев