Чаллыда тагын 5 баланың хыялы тормышка ашты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын 5 баланың хыялы тормышка ашты

Алар «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында үзләренең теләгән әйберләрен алдылар.

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында 5 яшь шәһәрдәшебезне яңа ел белән котлады. Балалар шәһәр хакимиятенә әти-әниләре белән килделәр.

«Сезнең Кыш бабайга юллаган теләкләрне тормышка ашыру миңа  канәгатьлек хисе бирә. Мин Кыш бабай күрсәтмәсе буенча сезгә бик теләп бүләкләрне тапшырам», – диде мэр.

Мэр кулыннан Софья Трунова – акыллы колонка,  Тимур Чадаев –самокат, Тимур Тимиртдинов – велосипед, Ева Михеева – йомшак уенчык аның абыйсы роликлы тимераяк алды. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды. 

 


яңа ел бәйрәме Чаллы мэры Кыш бабай сюрприз

Нет комментариев