Яңалыклар тасмасы

Чаллының ТОС рәисе 8 тапкыр грант откан

Җиңгән акчаларны ул нәрсәгә сарыф итәчәк?

Зоя Пиванованы 31 комплекста яшәүче һәркем белә. Ул - җирле иҗтимагый үзидарә рәисе. Быел август бу вазыйфаны башкаруына 9 ел була. Шул вакыт эчендә ул 8 тапкыр республикакүләм грант алуга иреште. Быел да ТОСлар арасында узучы бәйгедә призлы урын яулады. 

“Быел 3нче урынны алдым. 600 мең сум тапшырдылар. Ул акчалар ярдәмендә теләгемне тормышка ашырдым. 31/06 йорты янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә Җиңү стеласы урнаштырдык. Янына чәчәкләр утыртып җыйдык. Су сибеп, карап торабыз. Алай гына да түгел, бу стела белән “Җиңү йолдызы” конкурсында катнашырга уйлыйбыз”, - ди Зоя Пиванова.    

Грантның калган өлешен 31/15 һәм 31/02 йортлары янындагы балалар бакчаларын киртә белән уратып алуга тотылачак.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


тос җирле иҗтимагый үзидарә рәисе

Нет комментариев