Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Бизнес-инкубаторы резидентының IT идеясе Дубайда күргәзмәдә тәкъдим ителде

Шушы көннәрдә Фарсы култыгы районында иң зур GITEX 2021 технологик күргәзмәсе тәмамланды. Вакыйга 400дән артык инвесторларны, якынча 100 000 кунакларны, 54 илдән 700дән артык стартапларны берләштерде. Экспонентларның берсе - Чаллының VESA System командасы эшләнмәсе.

Руслан Галиев һәм Владислав Андреев тарафыннан тәкъдим ителгән йөкне үлчәү һәм контрольдә тоту буенча борт системасы төрле илләрдән күргәзмәдә катнашучыларны кызыксындырган, чөнки аларның күбесендә рөхсәтелгәннән тыш авырлык өчен зур штрафлар каралган.  
Руслан Галиев, VESA System проекты җитәкчесе, Бизнес-инкубатор резиденты: “Безнең идея бик актуаль. Без йөк машиналары хуҗаларына, административ җаваплылыкка тартылмас өчен, автомобильләрен оптималь рәвештә йөк белән тутырырга булышабыз, нәтиҗәдә, машиналар вакыттыннан алдан ватылмый, машина йөртүчеләр ягыннан караклыкка мөмкинлек булмый”.  
Борт системалары реаль вакыт режимында йөк автомобиле йөкләнешен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Стартапның беренче кулланылучысы - PepsiCo компаниясе пилот проектын ике филиалына кертте. VESA системасы 18 йөк машинасында урнаштырылган. Ел ярым хезмәттәшлек барышында, әлеге автомобильләр өчен PepsiCo рөхсәтелгәннән тыш авырлык өчен бер генә штраф та алмаган. Бүгенге көндә Казахстанда, Әрмәнстанда, Краснодар краенда, Ростов өлкәсендә вәкиллекләр бар. Испания һәм Индонезиягә беренче тест сатулары ясалган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә күргәзмәдә катнашу проектны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачты.  
Руслан Галиев, VESA System проекты фаундеры: “GITEXТА без Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Гарәп Әмирлекләре, Оман, Венгрия, Испания һәм Бразилиядән потенциаль партнерлар белән таныштык һәм аралаштык. Шуңа күрә без клиентларыбызның географиясен киңәйтергә ниятлибез".

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар