Чаллы быел да ямьле булачак
Агачларга форма бирүне һава температурасы 5 градустан да түбән төшмәгәндә генә башкаралар.
Шәһәр урам-проспектларында «Яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиясе хезмәткәрләре агачларга форма бирү белән шөгыльләнәләр.
– Безнең участок Сөембикә проспектында эшли. Монда 350 алмагачка форма бирәбез, – ди Автозавод участогы башлыгы Рәсим Мифтахов. – Моңа кадәр Яшьлек, Автозавод, Усманов, Вахитов проспектларындагы агачларны, барлыгы 2200 дән артык агачны тәртипкә китердек: корыган, черегән ботакларын кистек. Бу аларның тышкы кыяфәтен дә матурлый һәм машина йөртүчеләргә юлны капламый.
Агачларга форма бирүне һава температурасы 5 градустан да түбән төшмәгәндә генә башкаралар. Чөнки, белгечләр фикеренчә, бу процедура вакытында агачлар зур стресс кичерә.
Булганнарын матурлау өстенә, яңа агачлар да утырту планлаштырыла, ди белгечләр.
– Быел шәһәр эчендә 5 мең агач утыртачакбыз, – дип әйтә «Яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиясе генераль директоры Азамат Вильданов. – Гадәттә, без биеклеге ике метрдан артык булган агачларга өстенлек бирәбез, чөнки аларны карап тәрбияләп тору җиңелрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев