Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшче яшьләр КВН лигасының җиденче сезоны тәмамланды

Очрашуны оештыручылар – Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы һәм «Заман» яшьләр үзәге.

Финал уенының программасы өч конкурстан торды – сәламләү, разминка һәм таныш сюжет.
Чемпион титулы өчен 5 команда көч сынашты: «Ремдизель» АҖ RD, Сборная Немалых Заводов, «Челны - Бройлер» ҖЧҖнең «Коктейль», «КАМАЗ» ААҖның Фәнни-техник үзәге «Проект молодёжный», «КАМАЗ» ААҖның Логистика үзәге «Нелогичные».  
Уен барышында жюри «Иң яхшы мәзәк»не билгеләде: «Нелогичные» командасының автомәктәптә велосипедта имтихан тапшыру турында. «Иң яхшы ир-ат роле» исеменә Дмитрий Нагиев ролен башкарган «Коктейль» командасыннан Нәргиз лаек булды. «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә : «Ремдизель» командасыннан Ирина җиңде. «Ир-ат роле» номинациясендә тамашачылар симпатиясе призын «Проект молодёжный» командасыннан Евгенийга һәм «Хатын-кыз роле» номинациясендә «Сборная Немалых Заводов» командасыннан Аленага бирделәр.
Финал уены нәтиҗәләре буенча 7 сезон чемпионы «Челны – Бройлер» ҖЧҖнең «Коктейль» командасы булды.
Икенче урында – «Сборная Немалых Заводов». «Ремдизель» заводының RD командасы өченче булды. «КАМАЗ» ААҖның Логистика үзәге командасы «Нелогичные» дүртенче урында. Бишенче урында «КАМАЗ» ААҖның Фәнни-техник үзәге «Проект молодёжный» командасы. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр