Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәрләре 50% ташлама белән Россия программа тәэминатын сатып ала алалар

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасын башлап җибәрде.

Әлеге программа буенча Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды Россия программа тәэминатыхокукына ия булучыларны сайлап алды. Программа кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре (шул исәптән шәхси эшмәкәрләр) еллык кереме 2 млрд сумга кадәр булган һәм хезмәткәрләр саны 250дән дә артмаган Россия программа тәэминатын 50% ташлама белән сатып алырга мөмкин.
Тулырак Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды рәсми сайтында урнаштырылган (https://рфрит.рф/msp). Программа 2022 елда гамәлдә. 50% ташлама белән сатып алу өчен мөмкин булган Россия программа тәэминатлары исемлеге биредә тәкъдим ителгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев