Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы иҗат коллективлары Кырымда чыгыш ясады

Биредә меңләгән бала өчен «Созвездие-Йолдызлык» концертлары узды.

Кырымда Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән 210 бала катнашында «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең җәйге иҗади сменасы узды, дип хәбәр итә шәһәр хакиммиятенең матбугат хезмәте.

Биредә Казахстаннан, Көньяк Осетия, Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан, Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән меңләгән бала өчен «Созвездие-Йолдызлык» концертлары узды.

Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне уңаеннан 23 июльдә «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләре махсус хәрби операциядә катнашучы офицерлар һәм моряклар, аларның гаиләләре, флот ветераннары һәм Татарстан Республикасыннан чакырылган хәрби хезмәткәрләр өчен узган концертта катнаштылар. 

фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада