Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инспекторлары наркокурьерны тоткарлады

36 яшьлек йөртүче автомобилен тикшерү барышында инспекторлар, билгесез матдә салынган, 1,5 кг-лы ике төргәк табып ала.

Чаллы ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тула-1» постында чит ил машинасын туктата. Салонда Ленинград өлкәсеннән ике ир-ат була. 
36 яшьлек йөртүче автомобилен тикшерү барышында инспекторлар, билгесез матдә салынган, 1,5 кг-лы ике төргәк табып ала.  Аның берсе тәмәке кабына, ә икенчесе машинаның багажнигына яшерелгән була. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, алар наркотик матдә дип табыла. Ике ир-ат та кулга алына. 
Йөртүче наркотик матдәләр  ташучы курьер хезмәтен үтәвен таный. Владимир өлкәсеннән алынган әлеге төргәкләрне ул Уфа шәһәренә илтәргә тиеш була.  Бу хакта пассажирга да мәгълүм була. 
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла. Гаепләнүчеләргә 15-20 елга кадәр иөрмә яный. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 02 увд мвд полиция