Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешеләренең тормышын ямьләндерүче

Март аеның өченче якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу тармакта эшләүчеләрнең тырыш хезмәтенә безнең һәрберебезнең яшәеше бәйле, чөнки алар шәһәребезне генә түгел, фатирларыбызны да җылы, якты, чиста тотучылар.

Март аеның өченче якшәмбесендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу тармакта эшләүчеләрнең тырыш хезмәтенә безнең һәрберебезнең яшәеше бәйле, чөнки алар шәһәребезне генә түгел, фатирларыбызны да җылы, якты, чиста тотучылар. “Челныстройремонт” идарә итү компаниясе карамагында да үз эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрләр күп. Җыештыручы Рауфинә Мидатова – шундый фидакарьләрнең берсе.

Ул үзе гүзәл табигатьле Башкортстанның Тәтешле районы кызы. Балачагы, яшүсмер еллары яшьтәшләренеке кебек бәхетле узган  аның. Урта мәктәпне тәмамлагач, үзе теләгән уку йортына кереп, яраткан һөнәрен үзләштергән. Дарулар ясау буенча аппаратчик булып,  Свердловскийда эшкә дә кергән... Тик язмышның юллары урау булып чыккан. Шулай итеп ул 1986 елда Чаллыга килеп – бер идарә компаниясенә җыештыручы булып эшкә урнашкан. “2017 елда чәчәк түтәлләрен бизәү буенча беренче урын алдым. Аннан соң да, җыештыру буенча Автозавод районында призлы урын гел миндә булды. Аллаһка шөкер, идарә итү компаниясендә хезмәтемне лаеклы бәяләделәр. Эш хакы да зарланырлык түгел. Чаллыга килүемә бер дә үкенмим”, - ди Рауфинә апа. Ул 30/08, 30/11 йортларын һәм подъездларын  ел буена тәртиптә тота. Җәй көне аның йортлары яны матур чәчәкләргә күмелә, кыш көне подъездлар, җәяүлеләр юлы гел чиста. 

  • Башта, балалар  кечкенә вакытта монда эшләү җиңел булмады. Ярый инде Миләүшә апам ярдәм итте. Хәзер улларым – төп ярдәмчеләрем. Ирем Мәҗит белән 3 малай тәрбияләп үстердек. Русланыбыз җәмәгать транспортында пассажирлар йөртә. Игезәкләребез Илназ белән Илнур пресс-рама заводында эшлиләр. Кар күп яуганда ирем, улларым булыша, - дип сөйләде эшен дәвам итеп, язмам герое.

Ул эшен бик яратып башкара. Тырышып эшләгәнен күреп, ике бүлмәле фатир да биргәннәр үзенә. “Авыр чаклар булды инде. Тик әниемнең: Түз кызым, аннары  хезмәтеңнең нәтиҗәсе сөендерер”, - дигән сүзләре дога кебек, гел илһам биреп торды”, ди ул. Чыннан да аның хезмәте матур нәтиҗә биргән.  Лаеклы ялга күп пенсия алып чыккан ул. “Улларым, җитәр инде, әни тукта, ял ит, - диләр.  – Эшемне яратам, өйдә торсам чирли башлыйм. Шуңа күрә сәламәтлек булганда эшләргә тырышам әле. Кайсы вакытларда ял көннәрендә дә эшкә киләм. Чүп үткәргеч, чүп савытлары төшләргә кереп тә йөдәтә. Йортлар күпкатлы йорт булса да, күпчелек кешеләр әйбәт. Хезмәтемнең кадерен беләләр, чүпләмиләр”, - ди ул.

Чыннан да, 30/11 йортында яшәүчеләр аның эшеннән канәгать.  “Без җыештыручыдан бик уңдык. Подъездыбыз һәрвакыт чиста. Ул безнең белән дә дустанә, җылы мөнәсәбәттә, хезмәте белән ишек алдын, подъездны гына түгел, тормышыбызны да бизи”, - ди аның турында Сергей Николаев. “Рауфинә апа эшен җиренә җиткереп,  тырышып эшли”, - ди шул йортта яшәүче Миләүшә ханым да.

“Рауфинә – безнең иң тырыш, иң уңган хезмәткәребез. Аның йортлары һәрвакыт ялт итеп тора. “Иң яхшы җыештыручы” бәйгесендә җиңде. Без аның хезмәтен тиешенчә бәяләргә тырышабыз. Аның турында бер начар сүз дә әйтеп булмый. Ул - бик җайлы, гади кеше. Аның белән ихластан сөйләшергә була. Кыскасы, ул безнең горуланырлык һәм таянырлык хезмәткәребез”, - ди “Челныстройремонт” идарә итү компаниясе директоры урынбасары Фәйрүзә Сафина.

Рауфинә апа тормышыннан канәгать. Гаиләсендә баһадирдай өч улының яраткан әнисе, кадерле хатын. Оныгының яраткан картые да ул. “Моңа кадәр балаларым кайгы-хәсрәт күрсәтмәде. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә бала кайгысы күрсәтмәсен. Бар теләгем шул. Мин хезмәтемне лаеклы бәяләгән “Челныстройремонт” компаниясе коллективына, җитәкчеләргә рәхмәтлемен. Форсаттан файдаланып, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче хезмәттәшләремне бәйрәмебез белән котлыйм. Киләчәк тә дә шәһәр халкына кирәк булып, аларның тормышын аз булса да ямьләп, матурлап яшик ”, - диде ул очрашу ахырында ихлас елмаеп.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ.

Автор фотосы

 

Без социаль челтәрләрдә: http://vk.com/shahrichalli
https://www.instagram.com/shahrichally
https://www.facebook.com/ShahriChally
https://ok.ru/shrichally.gazetasy
https://twitter.com/ShahriChally90

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев