Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесе "Что? Где? Когда?" тапшыруында 100 мең сум акча откан

Чаллыда яшәүче Камал Хафизов “Что? Где? Когда?” тапшыруында 100 мең акча откан. 

 Кагыйдә буенча, ул суперблицка өч сорау әзерләгән. Әмма Борис Белозеров командасы беренче сорауда ук сынаткан. Уенда җиңү-җиңмәү шушы биремгә бәйле булган.

Интеллектуаллар “Ни өчен Эквадорда җитештерелүче макароннарның кабында пешерү вакыты төрлечә язылган – 8 һәм 12 минут?” дигән сорауга җавап бирә алмаган.

20 минут буе фикер алышканнан соң, Тимур Кафиатуллин моны ир-атлар һәм хатын-кызлар порциясенә бәйле булу белән аңлаткан. Ә чынлыкта, дөрес җавап “тау” температурасының төшүе белән бәйле булган.  

Нәтиҗәдә Белозеров командасы язгы серия белән хушлашты. Ә якташыбыз Камал 100 мең сумга баеды.  

Чыганак:"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев