Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесен фатирдан чүп «оясы» ясаганы өчен куып чыгаралар

Муниципаль фатирда яшәүче чаллылы өе тулы чүп-чар җыеп, торак бинаны карап тоту кагыйдәләрен бозган, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.

Тикшерүчеләр фатирда шешә, буш контейнерлар, янучы материаллар, пластик әйберләр, такталар һ.б. чүп-чар өемнәренә тап булган. Чүп шул дәрәҗәдә күп җыелган, хәтта ванна бүлмәсенә керү юлы ябылган. Фатир буенча күгәрек, черек исләре аңкып торган.

Элегрәк суд әлеге ир-атка фатирны чүп-чардан арындырырга таләп иткән булган инде. Ләкин ул таләпне үтәмәгән. Нәтиҗәдә суд чаллылыны, башка торак урыны тәкъдим итмичә, әлеге муниципаль фатирыннан чыгарырга дигән карарга килгән. Бу хакта шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

http://maydan.tatar/chally-keshesen-fatirdan-chup-oyasy-yasagany-ochen-kuyp-chygaralar/

Фото: https://vestikamaza.ru/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X