Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы шәһәрне чүп-чардан чистарта һәм агачлар утырта

Санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде. Чарада 750дән артык оешмадан 2000гә якын кеше катнашты.

Башкарма комитет хезмәткәрләре «Горзеленхоз» белән берлектә Тынычлык проспектын «Медицина шәһәрчеге» тукталышыннан Халыклар дуслыгы проспектына кадәр яфраклардан җыештырдылар. Үзәк район хакимияте коллективы Тынычлык проспекты буенча 3, 1 комплекс ягыннан газоннарны яфраклардан чистартуда катнашты.
Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре «Горзеленхоз» һәм ТИҮ рәисләре белән берлектә Сидоровка күпере янында 50 чыршы утырттылар. «ДОМИКО» идарәче компаниясе хезмәткәрләре Чаллы елгасы яр буе зонасын, 17А/24а,б торак йортлары янында, чистарттылар.
Тынычлык проспекты буенча Поташов исемендәге техник колледж студентлары һәм Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре яфраклардан җыештырдылар. Татарстан урамыннан Автозавод проспектына кадәр 0,8 гектардан 10 куб. м. үсемлек калдыклары җыелды, өмәдә 32 кеше эшләде.
Моннан тыш, Тынычлык проспекты буенча Яшьлек урамыннан Татарстан урамына кадәр 33 нче мәктәп укучылары 25 комплекс буенда территорияне яфрактан чистарттылар. 30 кеше катнашты, 9 куб.м яфрак җыелды.
Яшьлек проспекты буенча 25 комплекс ягыннан Автозавод районы хакимияте, 25, 51 комплекс ТИҮ һәм «Горзеленхоз» хезмәткәрләре катнашында алмагач утыртылды.
Идарәче компанияләр, район халкы, ТИҮ белән берлектә, «Камстройсервис» ИК 48/06 торак йорты территориясендә - 10 нарат йорты, «Челныстройремонт» 27/14 торак йорт территориясендә – 38 чыршы; «Жилкомсервис» ПКФ С24-25 торак йортлар янында, Зяб поселогының 17 комплексында, ГЭС поселогының 3 комплексында - 100 чыршы, «Автозаводский» ИК 52/17 һәм 52/18 янында – сигез ясмин куагы утырттылар.
Чәршәмбе көнне үткәрелгән өмәдә «Мәхәллә», «Жилкомсервис», «Челныстройремонт», «Камстройсервис», «Паритет», «Ремжилстрой», «Электротехниклар», «Строим будущее» идәрәче компанияләре, предприятие һәм оешмалар, «Булгарпиво», кибетләр: «Пятерочка», «Магнит», «Чаллы икмәге», «56 комплекс», «31 комплекс», «39 комплекс», «Гренада 4,5» «Үзәк 37» ТИҮләр, мәгариф учреждениеләре актив катнашты.
Сентябрь-октябрь айларында утыртылган агачларның һәм куакларның гомуми саны 9 428 үсенте тәшкил итте. Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
Шимбә көнне, 16 октябрьдә, гомумшәһәр өмәсе узачак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология агач акция пластик чимал