Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы композиторы җырчыларны милләт рухын күтәрә торган җырлар башкарырга өндәде

Флюра Талипова Хәтер көнендә "Хәтер" һәм "Татар язмышы" җырларын башкарды.

Чаллы композиторы, җырчы Флюра Талипова, Хәтер көнендә чыгыш ясап,татар җырчыларын халыкның рухын күтәрә торган җырларны башкарырга чакырды. "Татар эстрадасы белән эшләргә кирәк. Алар халыкның рухын күтәрә торган җырлар башкарса, бу темага эшләсә. Безнең халык күбрәк ашау-эчү, байлык турында уйлана. Иҗат кешеләре безнең халыкны тәрбияли, рухын күтәрә алыр иде. Бу халыкны берләштерер иде", - дип саный Флюра Талипова.
Ул иҗат әһелләре халыкка башка кыйммәтләр барлыгын да җиткерә ала дип уйлый. "Безнең халык арасында бүген белән генә яшәүчеләр күп. Халык күбрәк ашау-эчү, байлык дип яши. Бу яшәү рәвеше халыкны түбәнлеккә төшерә. Җыр белән халыкның күңеленә ныграк кереп була", - ди Флюра Талипова.
Хәтер көнендә ул Айрат Суфиянов шигыренә "Хәтер" һәм Айдар Хәлим шигыренә язылган "Татар язмышы" ("Ялвару") җырларын башкарды. " Хәтер көнендә күптәннән җырларга теләгән идем", - ди ул.
Флюра Талипова тумышы белән Башкортстанның Салават районыннан. Хәзер Чаллыда яши. 100дән артык җыр авторы.
Флюра Талипова Чаллыга милли хәрәкәт көчәйгән вакытта күченеп килгән. Шул чорда иҗат итә башлаган. "Гомерем буе милләтем, телем дип яшәдем. Җаным-тәнем белән милләтем дип яшим", - ди ул.
 

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/13/173391/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев