Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы курчак театры спектакле фестивальдә «Иң яхшы режиссёр эше» дипломына ия булды

Театр Владимир шәһәрендә узган төбәкара фестивальдә Илгиз Зәйниев куйган «Кроткая» спектакле белән катнашты.

Чаллы курчак театрының «Кроткая» спектакле «Золотое колечко» IV төбәкара курчак театрлары фестивалендә «Иң яхшы режиссёр эше» номинациясендә җиңү яулады.
Җиңүче дипломын театр коллективы Владимир шәһәрендә узган курчак театрлары фестиваленең ябылу тантанасында кабул итеп алган.
«Спектакльнең премьерасы әле яз көне генә булган иде. Театр коллективы аны бер-бер артлы дүрт фестивальдә катнашу өчен алып чыгып китте. Алда аларны Мәскәү һәм Белгородта көтәләр», — ди спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.
«Золотое колечко» IV төбәкара курчак театрлары фестивале Владимир шәһәрендә 16-21 сентябрь көннәрендә үтте.
Ф.М.Достоевский повесте мотивлары буенча куелган «Кроткая» спектакле 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. Инсценировка авторы — Илгиз Зәйниев. Куючы рәссам Денис Токарев, композитор — Юрий Чаплин.
«Кроткая» спектакленең премьерасы Чаллыда 21 октябрьдә булачак. Спектакль «Пушкин картасына» кертелгән. 

Фото: vestikamaza.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү