Чаллы кызы – «XXI гасыр лидеры»
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы – «XXI гасыр лидеры»

Шәһәрдәшебез «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Камилә Юнысова «Балалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры» номинациясендә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар арасында 1 нче урын яулады. Ул – «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасының Чаллы филиалы – «#PROдети» Балалар иҗтимагый оешмасы («Орион» яшьләр үзәге) активисты.

 

Фото: Twitter›smirnov_ig0r

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яшьләр

Нет комментариев