Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәп укучылары Билгесез солдат кабере янында вахта тоталар

Яр Чаллы шәһәренең мәктәп укучылары Мәскәүдә Александровский бакчасында – Билгесез солдат кабере янында постта торалар.

Исегезгә төшерәбез, ел саен уздырыла торган шәһәркүләм “Иң яхшы пост тотучы” конкурсында җиңгән укучылар Мәскәүдә Мәңгелек ут янында вахта тоталар. Әлеге конкурс 2011 елдан бирле уздырылып килә.
Ел саен кадетлар исәбеннән 20 иң яхшы пост тотучы Мәскәүдәге Президент полкына баралар һәм Александровский бакчасында вахта тоталар. Мәктәп укучылары рәтеннән 15 иң яхшы пост тотучы исә шәһәр-Геройларга (Санкт-Петербург, Волгоград, Мәскәү, Брест, Минск) экскурсия белән баралар.     

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вахта памяти