Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы поликлиникаларындагы вакцина H3N2 гриппыннан сакланырга мөмкинлек бирә

Һава шартлары начар булу сәбәпле, көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны арта бара дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев шәһәр мэры белән традицион киңәшмәдә.

«H3N2 гриппына каршы вакцина ясау мөмкинлеге бар әле. Хәзерге вакытта поликлиникаларда булган вакцина нәкъ менә гриппның әлеге төреннән сакланырга мөмкинлек бирә».  
Шәһәрнең баш санитар табибы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә коронавирус инфекциясенең расланган 5 312 очрагы теркәлгән. 220 кеше күзәтү астында, 86 кеше элемтә очрагы нәтиҗәсендә авырган.
Вирусның алга таба таралуын булдырмас өчен хуҗалык итүче субъектларны ковидка каршы чаралар үтәү буенча тикшерүләр дәвам итә. Шулай итеп, Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан 16 объект тикшерелгән. 4сендә җитешсезлекләр табылган – бу силикат кирпеч заводы, ике шәхси медицина үзәге һәм ике поликлиника.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында эпидемия күрсәткечләре буенча гражданнарның аерым категорияләренә COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында хөкүмәт карарын үтәү факты буенча тикшерүләр үткәрелә.
«Бүгенге көнгә вакцинация ике компонент белән дә тәмамланырга тиеш, - дип искәртте Илгизәр Бариев. - Әмма 60 яшьтән өлкән  чаллылыларны вакциналаштыру аеруча авыр бара, бу курку тудыра».
Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев вакцинаның шәһәргә җитәрлек күләмдә кайтуын хәбәр итте. Бүгенге көнгә 259 меңнән артык вакцина кайтарылган.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу юнәлештә эш өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшьләр арасында да дәвам итәргә тиеш дип билгеләп үтте.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек