Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Россиянең ТОП-10 моношәһәрләре исемлегенә керәме?

Гыйнвар аенда «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе барлыкка килүгә алты ел тулды. Шәһәргә әлеге статус Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 28 гыйнварындагы 44 номерлы карары нигезендә бирелде.

«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе ул – 22 млрд сумнан артык капитал, 6 424 яңа эш урыны, яңа югары технологияле производстволар һәм компетенцияләр.
Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе режимы ярдәмендә Яр Чаллы КАМАЗ йөк автомобильләре Ватаны гына түгел, ә югары технологияле көнкүреш техникасы (суыткыч, кер юу машинасы) җитештерү үзәге, продукциянең киң ассортименты, авыл хуҗалыгы төзелеш материаллары, торба продукциясе, спорт инвентаре һәм башкалар да. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары продукциясе дөньяның 20 иленә экспортлана, бу аның дөнья базарында көндәшлеккә сәләтлелеген күрсәтә.
Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең 10 резиденты 2021 елда инвестицион проектлар буенча планлаштырылган күрсәткечләрен арттырдылар, шулай ук җитештерелә торган продукциянең яңа төрләрен керттеләр. Шуның хисабына капиталь кертемнәр 1,3 млрд сумга арткан. Алты ел эчендә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга салым түләүләре 8 млрд 200 млн сум тәшкил иткән, бу бирелгән преференцияләр күләменнән ике тапкырга күбрәк.
Чаллы берничә ел дәвамында Россиянең ТОП-10 моношәһәрләре исемлегенә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы