Шəhри Чаллы

Чаллы Сабан туе көне билгеле

Авылларда һәм район үзәкләрендә Сабантуй 11, 12 һәм 13 июнь көннәрендә узачак.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Сабантуй бәйрәмен уздыру турындагы карарга кул куйды. Аның нигезендә Чаллыда милли бәйрәм 18 июньгә билгеләнгән. Авылларда һәм район үзәкләрендә Сабантуй 11, 12 һәм 13 июнь көннәрендә узачак. Республикабыз башкаласында исә, әлеге бәйрәм 19 июньдә булачак.

Мәскәүдә Сабан туе 2 июльгә билгеләнгән. Федераль Сабантуй Ульяновскида 17-18 июньдә узачак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: