Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы язгы аллергиядән тулысынча котылу ысулын атады

Белгеч сүзләренә караганда, әлеге процедура барышында, аз-азлап арттыра барып, организмга кешедә авыру барлыкка китерүче аллергенны кертәләр. Нәтиҗәдә, иммунитет аңа күнегә, гади генә итеп әйтсәк, аның белән «дуслаша».

Агачлар бөреләнгән, үсемлекләр чәчәк аткан вакытта серкә аллергиясеннән (поллиноз) интегүчеләр арта. 53 ел эш стажы булган тәҗрибәле Чаллы табибы, балалар аллергологы Вазыйх Ситдыйков әлеге авыруны дәвалау ысуллары хакында сөйләде.
“Җәйнең тәмен тоеп, иркен сулап яшисегез килсә, хәстәрен алдан ук күрү мөһим. Сүзем АСИТ (аллерго-специфик иммунотерапия) дип аталаган дәвалау ысулы хакында. Аны гадәттә көзен башлыйлар һәм ул берничә айга сузыла”, - дип аңлатты табиб “Шәһри Чаллы” газетасына. 
Белгеч сүзләренә караганда, әлеге процедура барышында, аз-азлап арттыра барып, организмга кешедә авыру барлыкка китерүче аллергенны кертәләр. Нәтиҗәдә, иммунитет аңа күнегә, гади генә итеп әйтсәк, аның белән «дуслаша». Моның өчен инъекция, дару төймәсе, махсус тамчылар файдаланыла. Шул рәвешле киләчәктә инде организмның әлеге аллергенга сизгерлеге кими. 
“Бу ысул бик тә нәтиҗәле дәвалау ысулы. Аның ярдәмендә тулысынча диярлек аллергиядән котылып була. Тик моның өчен, алдан ук анализлар тапшырып, нинди серкәгә аллергия икәнен ачыкларга кирәк”, - ди аллерголог. 
Шулай ук табиб язгы аллергия көчәйгән вакытта диета саклау мөһимлеген дә искәртә. Бал, чикләвек, кызыл алма, чия, төче чия, персик, абрикос, кишер кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашаудан да тыелып торырга куша ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб