Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы  театры артисты лотереягә акча откан

Ул барлыгы 10 билет алып, бәхетләрен сынамакчы булган.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар Дәүләт драма театры артисты, республиканың  Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Энҗе Шиһапова гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган. Яңа елга әтисе Фрунзе гадәттәгечә барлык балаларына лоторея  бүләк иткән. Ул барлыгы 10 билет алып, бәхетләрен сынамакчы булган. Билетларны кулга алуга куар код аша тикшергәннәр. Могҗизалы бәйрәм аларга акча бүләк иткән. Фрунзе абый – 100 сум, Энҗе 1041 сум акча откан. «Әти лотореяга күп акча отып, балаларына, оныкларына булышырга тели, шуңа күрә акчаны аның үзенә бирдем, тагын лотореяләр алсын. Әтиемнең изге хыялы тормышка ашсын иде », – ди яраткан артистыбыз.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм юбилей