Шəhри Чаллы

Чаллы театры Пенза халкына "Корт" спектаклен күрсәтәчәк

Театр яңа сезонда беренче гастрольләргә әзерләнә.

Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонда беренче гастрольләргә җыена. Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, артистлар Пенза шәһәре һәм өлкәнең берничә мәдәният йортында чыгыш ясаячак. 

Фәнәви Галиев әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Корт" спектаклен Кобылкин авылында, Пенза шәһәрендә, Кузнецк каласында һәм Бистән авылында тамаша кылырга мөмкин булачак. 

Гастрольләр 19-21 октябрьгә билгеләнгән. 

https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/05/170958/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: