Чаллы территориясеннән 185 тонна тәгәрмәч чыгарылды
Санитар-экологик икеайлык чорында шәһәр территориясеннән барлыгы 185 тонна (10 423 шт) тәгәрмәч чыгарылган.
Бу эшләр дәвам итәчәк.
Шәһәр территориясендә санитар-экологик икеайлык башыннан бирле «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесе хезмәткәрләре 26, 827 мең кв.м чәчәк түтәлләре ясаганнар.
Моннан тыш 10 093,6 га территория чүп-чардан чистартылган, 29 478 кеше җәлеп ителгән, 4 147 агач һәм куак үсентесе утыртылган.
Быел Чаллыда яшәүчеләр ташландык тәгәрмәчләрне һәм көпчәкләрне шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә бушлай тапшырды. Бу хакта тулырак монда язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев