Шәһәрне резин көпчәкләрдән чистартачаклар
1 апрельдән шәһәрдә санитар-экологик икеайлык башлана. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
1 апрельдән шәһәрдә санитар-экологик икеайлык башлана. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында йорт яннары, шәһәр урамнары чүп-чардан арындырылачак, өмәләр оештырылачак.
Моннан тыш, шәһәрне иске резин көпчәкләрдән чистарту да планлаштырыла. Бу турыда аппарат киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, әлеге мөмкинлек «Кама» сәүдә үзәге һәм Шиналар үзәгенең килешү төзүе нигезендә барлыкка килгән.
– Шәһәрдә барлык ташландык тәгәрмәчләрне һәм көпчәкләрне бу эшчәнлекнең координаторына – Чаллы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә бушлай тапшырырга мөмкин булачак. Урамда һәм шәһәрнең яшел зоналарында ятканнарын безнең муниципаль оешмалар җыячак. Резинаны тапшырасы килгән предприятиеләрдән һәм юридик затлардан аны бушлай кабул итәчәкбез, – диде Зуев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев