Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары император имәне чикләвекләрен утырттылар

Яр Чаллыда Петр I чорындагы имән чикләвеге үсентесен утырту тантанасы узды.

Һәр көз саен Рус музее хезмәткәрләре Санкт-Петербургның Җәйге бакчасында чикләвекләр җыялар, ә аннары чүлмәктә үстерелгән үсентеләрне яңа истәлекле урынга күчерәләр. 
Хәзер император имәненең токымы 59 нчы "Адымнар-Чаллы" полилингваль гимназиясе территориясендә үсәчәк. Үсентеләрне гимназия укучылары һәм 4 нче балалар экология-биология үзәгенең "Табигать дуслары берлеге" иҗтимагый оешмасы әгъзалары утыртты. Бүген император имәне токымы 30 нчы мәктәп территориясендә дә утыртылачак.


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


экология агач акция пластик чимал

Нет комментариев