Үткән ялларда авыл хуҗалыгы ярминкәләре өч мәйданчыкта оештырылды - ул Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчыкта), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә.
Бу көннәрдә ярминкәгә Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан 147 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде, аның күләме 15 млн сумнан артыграк тәшкил итте.
Киң ассортиментта бу көннәрдә сыер, каз, үрдәк, тавык ите күпләп тәкъдим ителде.
Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан кулланучылар берлеген җитештерү һәм техник яктан яңадан коралландыру идарәсе рәисе урынбасары Руслан Шәймәрданов та булды.
Фото: http://nabchelny.ru/
Нет комментариев