Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы үзәгендә күп катлы йортта чыккан янгында бер ир-ат зыян күргән

Чулман проспектында 10нчы каттагы фатирларда янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.

Кичә, 19 июльдә, Чаллыда Чулман проспектындагы биек йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын турында хәбәр кичке биштә 101нче янгын сагы номерына килгән. 10нчы каттагы фатирларның берсендә әйберләр янган, янгын мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.
Махсус хезмәтләр килгәнче өйдән 20 кеше, шул исәптән биш бала мөстәкыйль рәвештә чыккан.
Янгында бер кеше зыян күрә. Яну продуктлары белән агуланган ир-атны шәһәр хастаханәсенә озатканнар.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын