Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 17 балалар бакчасы беренче тапкыр ясле яшьтәге балаларны кабул итәчәк

Юлламалар артыннан ата-аналар чиратка тезелә башлаган инде.

Яр Чаллыда яңа ясле төркемнәр «Яр Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында төркемнәрне үзгәртеп кору» программасы кысаларында 7, 14, 18, 26, 29, 40, 49, 60, 68, 74, 80, 82, 83, 92 нче бакчаларда пәйда булачак. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләвенчә, хәзер анда инженерлык коммуникацияләрен алыштыралар, эчке эшләр алып баралар һәм җылы идәннәр төзекләндерәләр, җиһаз бүлмәләрен җиһазландыралар. Барлыгы 27 млн. сумлык эш башкарылачак. 
Моннан тыш, быел шәһәрдә өч яңа балалар бакчасы - № 131, 130, 85нче бакчалар  төзиләр, шулардан 360 урын 3 яшькә кадәр балалар өчен бүлеп бирелә (финанслауның гомуми суммасы - 815,2 млн сум). 
Чаллыда быелның 1 сентябренә 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балаларның 90%ын балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итәргә планлаштыралар. Бу хакта Яр Чаллы мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Наркиз Кашапов мартта ук белдергән иде.

 

Фото: progorodchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы мәгариф