Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 200 мең сум хезмәт хакы түләргә тәкъдим итәләр

«HeadHunter» компаниясе аналитиклары Татарстандагы иң зур хезмәт хакы вәгъдә ителгән тәкъдимнәр исемлеген төзегән.

Белгечләр 1 июньнән 31 августка кадәрге вакыт аралыгында эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән  эш урыны турындагы 32 мең белдерүне анализлаган. Нәтиҗәдә шул ачыкланган: республикада хезмәт хакы буенча тәкъдим уртача 38 147 сумны тәшкил итә, ә иң зур хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр «Сату» һәм «Төзелеш» өлкәсендә.

Эш тәкъдим итү исемлегендә иң зур оклад белән ике вакансия лидер булган: Казанның җитештерү компаниясе коммерция директоры һәм Казан шәһәрендәге төзелеш компаниясендә милек сату буенча белгеч. Эш бирүчеләр аларга 500 000 сумга кадәр хезмәт хакы түләргә вәгъдә итә. Шулай ук Казан эш бирүчеләре бораулау хезмәте оешмалары департаменты директоры һәм Java-программалаучыга 350 мең сум вәгъдә итәләр. Теш табибы вакансиясе дә лидерлар исәбендә — 100-300 мең сум.

Чаллыда исә 200 мең сум күләмендәге иң зур хезмәт хакын транспорт логистикасы буенча белгечкә тәкъдим итәләр. Ә югары белемле һәм алты ел хезмәт стажы булган кондитер әйберләр җитештерү баш технологына Чаллыда 130 мең сум түләргә вәгъдә итәләр.

 

http://maydan.tatar/challyda-200-men-sum-xezmet-xaky-tulerge-tekdim-iteler/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев