Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бушка билет алырга теләүчеләр Чаллының Җиңү паркында зур чират хасил итте

Мондый мөмкинлектән бары күпбалалы гаиләләр генә файдалана ала.

Бүген Чаллының Җиңү паркында зур чират хасил булды. Эш шунда: әле шушы көннәрдә генә Җиңү паркы җитәкчелеге хәйрия акциясе игълан итте. Аның кысаларында күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар җәй көне бушка аттракционнарда йөри алачак. Күпләр паркка нәкъ менә әлеге билетлар артыннан килгән булып чыкты.

– Әгәр гаиләдә 3 бала икән, аларга - 20, дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнсә – 40 билет бирелә. Алар белән ГЭС бистәсендәге паркта да, Җиңү паркындагы аттракционнарда да атынырга мөмкин, – диде «Шәһри Чаллы» газетасына Җиңү паркы директоры Илья Черкашин. 

Билетлар алу өчен ата-аналарга Җиңү паркы администрациясенә, Тынычлык проспекты, 81 адресы буенча эш көннәрендә көндезге сәгать 3тән 4кә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән күпбалалы гаилә таныклыгын, баланың инвалидлыгын раслаучы белешмә һәм паспорт алырга кирәк. 

Илья Игоревич сүзләренә караганда, хәйрия акциясе кысаларында 25 майга кадәр барлыгы 2,5 мең билет таратылачак. 1 меңен инде ике көн эчендә алып та өлгергәннәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев