Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ”БАРС“ программасы гамәлгә керә башлады

РФ Оборона министрлыгы илнең хәрби армия резервын туплау максатыннан “БАРС” программасын гамәлгә кертә башлады.

Резервта катнашу өчен кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән, запастагы офицерлар, шулай ук көч структураларында хезмәт иткән гражданнар чакырыла. Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов әйтүенчә, ай саен 2-3 көн уку мөмкинлеге бар, анда катнашучылар РФ Оборона министрлыгы белән килешү төзиячәкләр. “Солдатларга һәм сержантларга, дәресләрдә булуы-булмавына бәйсез рәвештә, ай саен 4 000 сумнан 6000 сумга кадәр акча түләнәчәк. Әгәр алар дәресләргә баралар икән, әлеге 2-3 көн өчен өстәмә хезмәт хакы да компенсацияләнә. Кайбер предприятиеләрдә бу 10 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин”, - диде хәрби комиссар. 

Фото: nabchelni.bezformata.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә