Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда баш табиб хатын-кызларга концерт бүләк итте

Бәйрәмгә - матур җырлар

Линуза Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табибы Равил Бакиров коллективта эшләүче гүзәл затларга концерт бүләк итте. «Энергетик» мәдәният сарае артистлары аның чакыруын кабул итеп, шифаханәгә килеп табиб, шәфкать туташлары хөрмәтенә иң матур җырларын башкардылар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Лилия Букеева, Татарстанның атказанган артисты Федор Кузнецов, автор башкаручы Илнур Фәйзуллин, Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты Марсилия, «Замана» ансамбле җырчысы Фәнилә Салихова, баянчы, курайчы Рөстәм Фәттаховның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Концертны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Баш табиб Равил Бакиров коллективка һәм артистларга изге теләкләрен җиткерде. Гөлзада ханымга чәчәк бәйләме бүләк итте.

Зөлфия ГАЛИМ. Фото «Энергетик» мәдәният сарае сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март чир авыру сәламәтлек