Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Без бергә!» исеме астында концерт һәм хәйрия ярминкәсе узачак

5 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда «Халык фронты «Россия өчен» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Без бергә!» исеме астында хәйрия ярминкәсе уздырылачак.

Ярминкә кысаларында мастер-класслар, күргәзмә-сату оештырылачак, анда теләге булган һәркем физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү максатыннан гомуми игелекле эшкә өлеш кертә алачак. Күргәзмә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Яр Чаллы бүлекчәсе үзешчәннәре концерт номерлары белән үрелеп барачак.

15:00 сәгатьтә мәдәният сарае сәхнәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт программасы узачак, аның кысаларында хәйрия ярминкәсеннән җыелган барлык акчалар физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылачак.

 

http://nabchelny.ru/news/34608

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев