Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Буккроссинг» дигән яңа белем бирү проекты эшли башлады

Башкарма комитетның мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе «Буккроссинг» дигән яңа белем бирү проектын башлап җибәрә

Аның кысаларында, чаллылылар аралаша, башка китаплардан алган тәэсирләре белән уртаклаша, китаплар белән алышып тора алачак. Чара «Метро» мәдәни-белем бирү платформасында үткәрелә. Беренче очрашу бүген,  2 октябрьдә, 19:30 да оештырыла.

Һәр килгән кешегә ике минут эчендә күңелләренә хуш килгән берәр китап турында сөйләргә, шул рәвешле аны тәкъдир итәргә кирәк булачак. Очрашу ахырында буккроссингта катнашучылар бер-берсе белән китап алмашачак. Алышкан китапны укып чыгарга 2 атна вакыт биреләчәк һәм ул киләсе очрашуда, яңадан үз хуҗасына кайтарылачак. Проектта катнашу бушлай.

Элек Яңа шәһәрнең 9 комплексында урнашкан «Метро» мәдәни-белем бирү платформасының «Нур» яшьләр үзәге белән бер бинага күчүе шәһәр хакимияте ярдәме белән башкарылды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тырышлыгы нәтиҗәсендә республика бюджетыннан биналарны капиталь ремонтлауга 13 млн сум бүлеп бирелде. Шулай ук шәһәр бюджетыннан ремонтка өстәмә 5 млн сумнан артык акча күчерелде.

 

http://nabchelny.ru/news/33843

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев