Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чаллыда эшлә» һөнәри юнәлеш бирү акциясе башлана

15 октябрьдә автокалада «Чаллыда эшлә!» акциясе старт ала.

  Ул дүртенче тапкыр үткәрелә һәм биш көн дәвам итәчәк. Чарада төрле тармак оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре, мәктәп һәм һөнәри уку йортлары укучылары катнашачак. Акция  кысаларында экскурсияләр, мастер-класслар, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узачак. Чарада актив катнашучылар өчен конкурс үткәрелә, аның җиңүчеләре акция партнерларыннан призлар алачак.

Әлеге акция шәһәребездә 2017 елда старт алган иде. Шул вакыт эчендә 77 һөнәри юнәлеш бирү чарасы оештырылган, аларда 1982 укучы, студент һәм социаль-тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. 53 предприятие һәм оешма киләчәк буыннар өчен үз ишекләрен ачты. Акция чаралары мәктәп укучылары һәм студентларның һөнәри ориентлашуына, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә ихтыяҗ тудырган һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыруга, мәктәп укучыларын, студентларны һәм аларның ата-аналарын автокала территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләрнең эше белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Электрон почта адресы: mczaman@mail.ru. Белешмәләр өчен тел.: (8552) 57-08-70, +7(927)-495-32-10.

 

http://nabchelny.ru/news/33948

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X