Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң яхшы рәссамнарны бүләкләделәр. Кемнәр алар?

Картиналар галереясендә «Ел рәссамы – 2021» 20 нче шәһәр конкурсы күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Быел күргәзмә комитеты игътибарына 113 талантлы рәссам үз иҗатын тәкъдим итте.

Күргәзмә комитеты тарафыннан эшләрне сайлап алу нәтиҗәләре буенча экспозициягә 140тан артык сәнгать әсәре керде. «Рәсем сәнгате», «Графика», «Яңа исемнәр», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Халык сәнгате», «Яр Чаллы. Тарих һәм хәзерге заман» – барлыгы 6 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде.
Сәламләү сүзе белән Башкарма комитетның мәдәният идарәсенең оештыру-массакүләм эшләр бүлеге башлыгы Рената Насрединова чыгыш ясады. Ул конкурс номинацияләрендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. «Ел рәссамы – 2021» номинациясендә абсолют җиңүче рәсми рәвештә Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада игълан ителәчәк.
«Рәсем сәнгате» номинациясендә җиңүче дип Хәмзә Шәрипов танылды. «Графика» номинациясендә Лилия Сафина җиңү яулады. «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясендә Хәния Гәрәева җиңде.«Яңа исемнәр» номинациясендә җиңүчеләр дип түбәндәгеләр танылды: Мария Сухорукова, Гүзәл Исаева. «Халык сәнгате» номинациясендә җиңүче дип Елена Ахтырская танылды. «Яр Чаллы. Тарих һәм хәзерге заман» җиңүчесе итеп Ләйсән Исламгәрәева танылды.
Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсенең рәхмәт хатлары белән Марат Биктаһиров, Александр Черный, Юлия Абрамошвили, Әбүзәр Габдрахманов, Вера Герасимова бүләкләнделәр.
Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсенең рәхмәт хатлары шулай ук «Ел рәссамы – 2021» шәһәр конкурсы комитеты әгъзаларына җентекле эшләре өчен тапшырылды.
Елның иң яхшы рәссамнарының һөнәри осталыклары, тема һәм сюжетның үзенчәлекле чишелеше, новаторлык алымнары, оригиналь иҗади фикерләү, иҗади стиль үзенчәлеге белән аерылып торган әсәрләре картиналар галереясе фондларын тулыландырачак.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картиннаягалерея